Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Минем әтием - Чын каһарман» күргәзмәсе Казанның мәдәният учреждениеләрендә тәкъдим ителә
«Минем әтием – Чын каһарман» республика фестиваленең алданрак «Елмай» балалар паркында ачылган гала-күргәзмәсе Казанның мәдәният учреждениеләренә күчә. Иҗат эшләрен күчерү турындагы карар оештыручылар тарафыннан һава шартлары начараю ихтималы аркасында кабул ителгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгеннән башлап яшь рәссамнарның эшләре «Чулпан» мәдәният үзәгенең керү залында урнаштырылган. Ел ахырына кадәр күргәзмәне Казанның төрле районнарында яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары күрә алачак. Рәсемнәр җыелмасы «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда, В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында, «Мәскәү» мәдәният үзәгендә, «Юность» мәдәният сараенда һәм Тимерюлчылар мәдәният сараенда куелачак.
Гала-күргәзмәгә Татарстанның төрле районнарыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары иҗат иткән 150 эш кергән. Яшь рәссамнар үз рәсемнәрендә әтиләрен сурәтләгән һәм якыннары белән горурлануларын, аларга булган мәхәббәтләрен чагылдырган.
Исегезгә төшерәбез, күргәзмәнең «Елмай» балалар паркында ачылышы 500дән артык кешене җыйган. Кунаклар арасында рәсем авторлары, аларның әти-әниләре һәм бөтен республикадан аларны озата баручылар килгән. Чарада катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән: балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективлары чыгышлары, күңел ачу чаралары, шулай ук Казан зооботаника бакчасына экскурсиягә бару оештырылган.
Татарстанда әлеге фестивальне оештыру башлангычы белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон чыкты. Проектны Казан мэриясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясе һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлекчәләре, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре оештырды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз