news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы MAX мессенджерында канал ачты

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хәзер MAX мессенджерында оператив һәм актуаль яңалыклар тәкъдим итә башлады. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Экология өлкәсендәге барлык актуаль яңалыкларны хәзер MAX милли мессенджерда белергә мөмкин. Бу - әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге соңгы вакыйгалар турында хәбәрдар булып торуның уңайлы ысулы. Моның өчен әлеге сылтама буенча күчәргә кирәк. Яңа каналга язылыгыз һәм Татарстанның барлык экоакцияләре, чаралары турында беренчеләрдән булып белегез», – дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта төбәк министрлыгының Телеграм-каналында - 1,5 меңнән артык, ВКонтакте социаль челтәрендә 5,2 мең язылучысы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot