news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мин үземне "Казан" журналы алдында бурычлы дип саныйм – Роберт Миңнуллин

Шагыйрь "Татмедиа" филиалының "Казан" журналына биш язылу бүләк итте.

Мин үземне "Казан" журналы алдында бурычлы дип саныйм – Роберт Миңнуллин
Султан Исхаков

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Татмедиа” филиалының “Казан” журналына биш язылу бүләк итте. Киләсе елдан журнал Югары Ослан районының “Островок надежды”, Зәй районының “Радость” һәм Казанның социаль тәэмин итү комлекслы үзәгенә, Лениногорск районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына киләчәк.

Ни өчен “Казан” журналына абунә бүләк итүенең сәбәпләрен шагыйрь “Татар-информ” хәбәрчесенә дә җиткерде.

“Беренчедән, “Казан” журналын бик хөрмәт итәм, чөнки ул – элиталы басма. Оригиналь дияр идем, ул бер журналга да охшамаган. Аннары мин Татарстанның халык депутаты, “Яшь ленинчы” газетасының (хәзерге “Сабантуй”) мөхәррире буларак, журналның иң беренче санына котлау сүзе язган идем. Шуңа күрә мин үземне бу журнал алдында бурычлы дип саныйм һәм һәр санын карап барырга тырышам. Икенчедән, без аның редакторы Юлий Балашов белән университетта бер курста укыдык. Ул - рус бүлегендә, мин - татар теле бүлегендә. Ул – иң өлкән, тәҗрибәле, стажлы журналистларның берсе. Шуңа күрә ул журналны дөрес юнәлештә алып бара. Ә мин исә үземнән азмы-күпме өлеш кертергә булдым”, – диде Роберт Миңнуллин.

Исегезгә төшерик, “Язылу бүләк ит” (“Подари подписку”) акциясе беренче ел гына оештырылмый. Проектта һәр теләгән кеше катнашып, “Татмедиа” нәшер иткән теләсә кайсы газета-журналны бүләк итеп яздыра ала. Акциягә инде күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре кушылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100