Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мин үз әкиятемне ясыйм»: Казанда аутизмлы балаларның V юбилей фестивале була
2 апрель – Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көне алдыннан «Татарстан 24» телеканалында үзенчәлекле балаларга ярдәм итү һәм җәмгыятьтә инклюзив мәдәниятне үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Чараның төп вакыйгасы – 3 апрельдә «Әкият» балалар үзәгендә узачак «Мин үз әкиятемне ясыйм» («Я рисую свою сказку») V юбилей фестивале.
«Әкият» балалар үзәгенең «Инклюзив иҗат лабораториясе» җитәкчесе, режиссер Марианна Герасимова билгеләп үткәнчә, аутизм – ул дәвалый торган чир түгел, ә аерым якын килүне таләп итә торган халәт. «Зурларның бурычы – балага иҗат аша ачыла алырлык мохит тудыру. Аутизмлы балаларның үзенчәлеге – аларның искиткеч дәрәҗәдәге дөреслеге һәм кешеләргә ышануы. Бу сыйфатны сакларга һәм якларга кирәк», – диде белгеч.
Аның сүзләренчә, иҗат белән шөгыльләнү баланың үз көченә ышанычын арттыра һәм аны социальләштерүгә ярдәм итә.
Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Эмин Рамазанов мәгълүмат чараларында аутизм темасын яктыртуның мөһимлегенә тукталды. Ул җәмгыятьтәге «чирне җиңәргә кирәк» дигән стереотипның балаларның реаль ихтыяҗларын күрергә комачаулавын билгеләде. «Бүген уңай инклюзия үрнәкләрен күрсәтү мөһимрәк. Балаларның ирешкән уңышлары турында сөйләү гаиләләрне илһамландыра һәм җәмгыятьнең фикерен үзгәртә», – дип белдерде Эмин Рамазанов.
Фото: © «Татар-информ»га Эмин Рамазанов тәкъдим итте
Фестивальдә катнашучының әнисе Ольга Телятникова үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның фикеренчә, баланы «төзәтергә» тырышу – хата. Иң мөһиме – баланың кызыксынуларын табып, аңа шул юнәлештә ярдәм итү. «Бала үзенә кызыклы булган шөгыль белән мавыга башлагач, ул башкалар белән дә җиңелрәк аралаша ала. Улым өчен фестивальдә үз рәсемнәрен күрсәтү – зур җиңү һәм социальләштерү юлындагы мөһим адым», – диде ул.
- «Мин үз әкиятемне ясыйм» фестивале балаларга үз сәләтләрен күрсәтү өчен мәйданчык кына түгел, ә җәмгыятькә дөньяны үзенчәлекле балалар күзлегеннән күрергә мөмкинлек бирүче мәдәни-агарту чарасы да булып тора.
Эмин Рамазанов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз