news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мин татарча сөйләшәм”не Яңа елны көткән кебек көтәбез —Тәбрис Яруллин

Быел чара Казанның Бауман урамында 12 нче тапкыр үткәреләчәк.

“Мин татарча сөйләшәм”не Яңа елны көткән кебек көтәбез —Тәбрис Яруллин
Султан Исхаков

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 26 апрель көнне сәгать 16.00 дә Казанның Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырылачак. 12 тапкыр үткәрелә торган чара хакында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

“Кеше ел азагында Яңа елны ничек көтеп ала, без дә татар теленә, татар мәдәниятенә карый торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясен шулай көтәбез. Безнең өчен бу чара Яңа ел кебек. Ул якынлашкан саен активлашабыз, яңа проектлар туа”, - диде матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Аның сүзләренчә, акция кысаларында, ел башыннан алып, дистәләгән проект тормышка ашырылган. “Әлегә кадәр Бауман урамында татар телендә уздырыла һәм үз фикереңне җиткерергә ярдәм итә торган бу бердәнбер чара”, - ди Тәбрис Яруллин.

Оештыручылар өчен акция төрле форматларны сынап карау ысулы да, ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

“Акция кысаларында 3 конкурс үткәрелде. Аның беренчесендә республика күләмендә 150 ләп мәктәп катнашты. Балалар үзләре яши торган җирдә халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында эшләүчеләрне татарча сөйләштереп, аларның татарча хезмәт күрсәтә алу-алмавын тикшерде. Бу — балаларның үзләренең гражданлык позициясен күрсәтү чарасына әверелсен иде. Бездән соң да татар телен кулланырга өндәүче буын килергә тиеш”, - дигән фикердә Тәбрис Яруллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100