news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең «Рәхмәт билгесе» премиясенә ия булучылар билгеле

Көмеш билге режиссер Туфан Имаметдинов, акция активисты Рашат Якупов һәм татар галиме Илнур Миргалиевка тапшырылды.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең «Рәхмәт билгесе» премиясенә ия булучылар билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәтендә быел «Рәхмәт билгесе» дигән яңа премия булдырылды. Ул өч кешегә тапшырылды. Бу хакта «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәтенең туры эфирында билгеле булды.

«Алар — гражданлык позициясен белдерүче кешеләр. Без караңгы бүлмәдә утырабыз, нәрсәдәндер куркабыз. Кемдер торып баса да, шул караңгылыкка кыю адым ясый. Безне шундый кешеләр илһамландыра. Кайвакыт вакыт җитми, күңел төшкән вакытлар, бик авыр була, алда үтә алмаслык юл көтә, әле эшләнер әле дип туктыйсың. Безгә актив кешеләргә иярергә кала, аларга рәхмәтебезне әйтәбез», — диде Тәбрис Яруллин белән Рәдиф Кашапов.

Хәрәкәтне оештыручылар татарларның яңа буыныннан өч кешегә көмеш рәхмәт билгесе әзерләгәннәрен әйтеп үттеләр. «Туфан Имаметдинов өчен „ә“ билгесе, „Әлиф“ тә, „Әллүки“ дә, „Дәрдемәнд“ тә», — диде алар.

«Барыгызга да рәхмәт, ул минем премия генә түгел, минем арттан барган иҗади төркемемнең дә бүләге. Мин аларны „мэн“ дип атыйм: Марсель, Эльмир һәм Нурбәк. Мин бик шат. Мин татарча сөйләшәм — безнең даими максатыбыз булырга тиеш», — дип җаваплады режиссер Туфан Имаметдинов.

Икенче рәхмәт билгесе «Мин татарча сөйләшәм» акциясе активисты Рашат Якуповка тапшырылды. «Бу минем өчен көтелмәгән хәбәр. Без һәрвакыт бары тик „дәүләт кенә эшли ала“ дип әйтергә яратабыз. Татар телен үстерүдә бер кеше генә дә катнаша ала. Моның өчен кулыгыздагы смартфон булу да җитә. Гади, ләкин үтемле булсын. Кызыклы яңа проектлар булдырыйк», — диде ул.

Өченче көмеш билге галим Илнур Миргалиевка бирелде. «Илнур абыйга зур афәрин, чөнки ул „Золотоордынское обозрение“ дигән журналның баш мөхәррире, Алтын Урда, татар халкының тарихын танытты. Әлеге журнал „скопус“ дигән дөньядагы иң абруйлы индекска кергән, мондый журналлар Татарстанда бармак белән генә санарлык. Ул бу эшне тартып алып бара», — дип әйтте Тәбрис Яруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100