news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенә нәтиҗә ясыйлар

22 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе уңаеннан тугызынчы "Татар-дозор 2017" квест-уены уздырала.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 26 апрельдә16:00 сәгатьтә Казанда  “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр ясала һәм гала-концерт узачак. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында үтүче квест үзенә күрә гражданлык инициативасын белдерү, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына  Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте җитәкчесе Гүзәлия Гыйниятуллина.

«Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, яшь архитекторларның арт-объекты, татарча стилизацияләнгән кием ярминкәсе һәм Бауман урамында гала-концерт үткәрүдән гыйбарәт», ди проектны оештыручылар.

22 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында тугызынчы “Татар-дозор 2017” квест-уены уздырала. Акциянең төп максаты – Татарстан Республикасында икетеллелек турындагы канунның үтәлешен тикшерү, милли мирасны саклау, татар теленең даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру.

«Маҗаралы уен быел тугызынчы тапкыр үткәрелә, катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара, ди Гүзәлия Гыйниятуллина. – Быел, сайлау турыннан үтеп, Казанның һәм Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 50 команда катнаша.

300дән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк.

Уенның программасы бик күп иҗади биремнәрдән тора. Алар татар телен популярлаштыру, татар символларын фотога төшерү – милли орнамент бизәкләре, татар хәрефләре, хаталы элмә такталарны, реклама баннерларын, юл күрсәткечләрен фотога төшерү белән бәйле.

Командалар Казанның тарихи урыннарын үтеп төрле иҗади биремнәр эшләргә тиеш булачаклар (мәсәлән: флешмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы табышмакларга җавап бирү һ.б.). Һәр пункттагы бирем Казан тарихы һәм татар әдәбияты белән бәйле булачак - быелгы квест-уенның үзенчәлеге шунда: ул «DӘRDEMӘND» дип исемләнгән яңа кызыклы форматта узачак. ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, татар әдәбиятының классигы, җәмәгать эшлеклесе, меценат Закир Рәмиев (тәхәллүсе – Дәрдемәнд) тарихыбызда тирән эз калдырган шәхес».

“Татар-дозор 2017” уенының икенче этабы нәкъ менә аның тормышы һәм иҗатына багышланачак.

Югары һәм урта белем бирү уку йортлары студентлары өчен сәгать 11:00дә, мәктәп, гимназия, лицей укучылары өчен – 13:00дә башланачак. Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100