news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә нәтиҗә ясалачак

Әлеге акция быел берничә чарадан тора. Нәтиҗә ясап, “АИГЕЛ” дуэты катнашында Бауман урамында концерт узачак.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә нәтиҗә ясалачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция– татар яшьләре энтузиастлары тарафыннан белдерелгән үзенә күрә гражданлык инициативасы. Быел ул берничә чарадан тора: “Татар-Дозор — 2018” квест-уены, “Тяжело с татарским” антипремиясен тапшыру, Bez.tatar икетеллелек рейтингы, Татарстан мәктәпләрендәге бәйге.

Нәтиҗә ясап, “АИГЕЛ” дуэты катнашында Бауман урамында концерт узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot