news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында узачак чаралар билгеле

Ел саен үткәрелә торган акциянең быелгы үзенчәлеге - «Сәлам, Габдулла» флешмобы.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында узачак чаралар билгеле
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе «Татар-Дозор - 2019» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, җанлы музыка бәйгесе һәм «Сәлам, Габдулла» флешмобыннан тора. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциянең быелгы үзенчелеге - «Сәлам, Габдулла» флешмобы. Бу чара Тукай скверындагы һәм Опера театры янындагы Тукай һәйкәлләре янында узачак.

21 апрель көнне унберенче «Татар-Дозор - 2019» квест-уены узачак. Төркемнәр Казанның тарихи урыннарында төрле иҗади биремнәр башкарачак. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә 26 апрель көнне Бауман урамындагы концертта бүләкләнәчәк.

«Тяжело с татарским» антипремиясенә лаеклы булган оешма ачыкланачак. Бер ел дәвамында 15 кешедән торган төркем муниципаль берәмлекләрнең ике дәүләт телендә дә мәгълүмат бирү мөмкинлеген тикшергән. Акцияне оештыручылар ике дәүләт телендә дә хезмәт күрсәтүгә нәтиҗә ясый.

Концерт 26 апрель көнне cәгать 16:00 башлана. Чарада Gauga, Рәдиф Кашапов, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар чыгыш ясаячак. Алар белән бер сәхнәдә җанлы музыка бәйгесенең җиңүчеләре дә үз җырларын башкарачак. Гала-концертны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм хореограф Нурбәк Батулла алып барачак.

Быел «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе Яр Чаллы шәһәрендә дә уза. Ул түбәндәге чараларны үз эченә ала: «Татар-дозор - 2019» квест-уены, җанлы музыка бәйгесе, Тукай туган көненә перформанс һәм заманча татар альтернатив музыка концерты. Акция 27 апрель көнне сәгать 15:00 да «Торговый квартал» сәүдә үзәгендә узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100