news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мин татарча сөйләшәм!” акция-концерты кабат Бауман урамына чакыра

Ел саен апрель аенда үткәрелә торган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе бу юлы 6 ноябрьдә дә узачак.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”). 6 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган "Мин татарча сөйләшәм!" акция-концерты узачак. Ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланачак.

Гадәттә, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе 26 апрель көнне – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелә. Бу юлы аны үткәрү зур вакыйга – Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы белән бәйле.

25 ел элек, 1992 елның 6 ноябрь көнендә, Татарстан Конституциясе кабул ителде. Чирек гасыр ул – үзе бер дәвер. Шул вакыт аралыгында татарстанлыларның яңа буыны барлыкка килде. Бүген Татарстан Конституциясе – республика дәүләтчелегенең мөһим өлеше, аның иминлегенең, халыкара ризалыгының һәм тотрыклылык нигезе. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан моделе Россиядә иң уңышлысы булды. Бу – Татарстанның күпмилләтле халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкән казаныш.  

Милли һәм рухи гадәтләребезне яклау – яшьләр бурычларының берсе. "Мин татарча сөйләшәм!" акция-концертының программасында татар эстрадасы йолдызлары һәм яшь бәйсез башкаручыларының чыгышлары. Yummy Music лейблы акция-концертның музыкаль бизәлешен тәкъдим итәчәк. Бер сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары һәм альтернатив татар музыкасы вәкилләре чыгыш ясаячаклар.

"Мин татарча сөйләшәм!" акция-концертының оештыручысы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Чара 6 ноябрьдә Бауман урамында 15 сәгатьтә башлана.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100