news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин татарча сөйләшәм!»дә Ркаил Зәйдулла һәм Ләбиб Лерон 18 яшьтә язган шигырьләрен укыды

Камал театры каршындагы мәйданда шигъри перфоманс булды.

«Мин татарча сөйләшәм!»дә Ркаил Зәйдулла һәм Ләбиб Лерон 18 яшьтә язган шигырьләрен укыды
Энҗе Габдуллина

Казанның Галиәсгар Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты бара.

Биредә шигъри перфоманс үткәрелде. Татарстанның халык шагыйрьләре, Тукай бүләге ияләре Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һәм Ләбиб Лерон үзләренең 18 яшьтә язган шигырьләрен укыды. Татарстанның халык шагыйре һәм Тукай бүләге лауреаты Рабит Батулла бу көнне әдәби тәнкыйтьче буларак чыгыш ясады һәм каләмдәшләренең яшь вакыттагы иҗатына бәя бирде.

«Безнең фестивальгә быел 18 яшь. Шуңа күрә без шагыйрьләребездән 18 яшьтә язган шигырьләрен укуларын сорадык», – диде алып баручы Ләйлә Лерон.

 

Фото: © Рамил Гали

 

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100