news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин татарча сөйләшәм» җыр бәйгесендә иң күп тавыш җыеп та җиңмәгән Кәримне бүләкләделәр

Кәрим Газизуллинга «Халык мәхәббәте» номинациясен тапшырдылар.

«Мин татарча сөйләшәм» җыр бәйгесендә иң күп тавыш җыеп та җиңмәгән Кәримне бүләкләделәр
Энҗе Габдуллина

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында уздырылган музыкаль бәйгедә иң күп тавышны яшь башкаручы Кәрим Газизуллин җыйган иде. Ләкин оештыручылар Кәримне, ясалма тавыш бирү ысулы белән алга чыкты, дип тапты һәм аны җиңүчеләр исемлегеннән төшереп калдырды. «Интертат» бу хакта язып чыккач, проблеманы үзара хәл итүләрен һәм Кәримне бүләкләячәкләрен әйттеләр.

«Мин татарча сөйләшәм»нең гала-концертында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Кәримне сәхнәгә чакырды һәм аңа «Халык мәхәббәте» номинациясен тапшырды. 

«Без һәрвакыт гаделлек яклы. Сезгә үзегез тавыш биреп, сәхнәдә үзегез теләгән җырчыларны күрергә мөмкинлек бирәбез. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 курс студенты Кәрим «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулады. Кәримне җәй көне узачак «Печән базары» проектына чакырабыз», – диде Ленария Мөслимова.

Кәрим үзе өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәтен белдерде. «Минем өчен җан аткан, иҗатымны тыңлаган, аны хөрмәт иткән барчагызга бик зур рәхмәт. Бу минем өчен бик зур куаныч. Барыгызны да яратам. Бәйрәм белән!» – диде Кәрим.

Музыкаль бәйгедә ун катнашучыдан дүрт җиңүче игълан ителде. Төп җиңүче «Мизаж» төркеме аерым чыгыш ясады. Эльвира Мифтахова Gauga төркеме, Гадел Ваһапов – Оммаж, Азалия Менибаева Qaynar төркеме белән бергә җырлады.

Катнашучыларга тавыш бирү «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең «Вконтакте» төркемендә барган иде.

 

Фото: © Рамил Гали

 

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100