news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мин татарча сөйләшәм!» музыкаль бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды

«Мин татарча сөйләшәм!» музыкаль бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендәге «Мин татарча сөйләшәм» төркемендә хәбәр ителә.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында үткәрелгән музыкаль бәйгенең тавыш бирү этабына узган катнашучылар:

  • №1. Мырау (Азат Галимҗан)
  • №2. Ренешка (Рената Вәлиәхмәтова)
  • №3. Эмджелли (Энҗе Латыйпова)
  • №4. Хөсәенова Зөлфия
  • №5. «GALUSH» band
  • №6. Радик Шарафиев
  • №7. Радик Газизов
  • №8. Gulshat (Гөлшат Мөһәрләмова)
  • №9. Азат-әфәнде (Азат Нигматуллин)
  • №10. Азалия Биккиниева

Исегезгә төшерәбез, бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүче(ләр) 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.

Тавыш бирү 12 апрель 23:59 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot