Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Мин татарча сөйләшәм!» кысаларында музыкаль бәйге игълан ителә
26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрне яңа җанлы музыка бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бу хакта TATFORUM телеграм-каналы хәбәр итә.
Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк.
Башкаручылар саны чикләнмәгән. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнашмый, диелә хәбәрдә.
Бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүчене 26 апрель көнне сәхнәдә чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз