Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең 20 еллыгы яңа Камал театры каршында була
Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уздырыла башлауга 20 ел тула. Традицион рәвештә, 26 апрельдә, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы каршында (Һади Такташ урамы, 74 йорт) «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы һәм гала-концерт узачак.
«Бәйрәм чаралары Казан шәһәрендә генә түгел, Татарстан Республикасының барлык районнарында да уза. Аның гомуми аудиториясе 20 меңнән артык кешене колачлый. Соңгы ун елда проект татар яшьләрен 50дән артык яңа музыкаль төркем һәм башкаручы белән таныштырды», – дип сөйләде Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе Райнур Хәсәнов «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Мин татарча сөйләшәм» чарасы берничә юнәлешне берләштерә: 26 апрельгә кадәр – мәктәп балалары өчен «Казан Квест» квест-уены, татар яшьләре өчен «Казан Квиз» интеллектуаль уены, яшь музыкантлар өчен музыкаль бәйге, алар катнашында фатирник уздыру һәм лаборатория эшчәнлеген башлап җибәрү планлаштырылган
26 апрельдә – татар телендә иҗат итүче музыкантларның гала-концерты, телгә багышланган лекторийлар, татар дизайнерлары өчен «Язгы Печән Базары», «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, шулай ук төрле интерактив чаралар һәм күргәзмә оештырылачак, дип хәбәр итте оештыручылар.
- «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең бәйрәм концерты 16.00 сәгатьтә башлана. «Язгы Печән базары» 15:00 сәгатьтә эшли башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз