news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә «Татар теле Рәисе 2023» билгеле булды

Быел беренче мәртәбә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Татар теле Рәисе 2023» сайланды. Бу хокукка блогер «Татар малай» – Ринат Галиәхмәтов лаек булды. Аңа «Әлифба» тапшырдылар. Ул шулай ук бер ел дәвамында махсус кунак буларак татар чараларына катнашу хокукына ия булды.

«Барлыгы җиде кеше катнашты. Ике атна дәвамында интернетта көн саен татар телендә постлар чыгарып бару кирәк иде. Икенче елга бу бәйге кабат узачак. Җиңүче без биргән Әлифбаны киләсе җиңүчегә тапшырачак», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

 

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot