news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә «Kazan Quest» уены җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә «Kazan Quest» уены җиңүчеләрен бүләкләделәр
Рамил Гали

23 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Казан урамнарында «Kazan Quest» уены узды.

Бүген 26 апрельдә Камал театры каршында үткәрелүче «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концертында уен җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Гран-прига Мөслим гимназиясе лаек булды. Беренче урынны Актаныш мәктәбе яулады. Икенче урында – Әлмәтнең «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы, КФУның IT-лицее, өченче урында Чаллының «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы, 27 нче гимназия, Арча районы Апаз мәктәбе.

«Иң оста такым» номинациясендә Бертуган Максудилар исемендәге Биектау 5 нче номерлы мәктәбе җиңде. «Иң креатив такым» – Казанның Яңа Савин районы инглиз телен тирәнтен үзләштерүле 9 нчы мәктәбе, «Иң бердәм такым» – Чаллының 9 нчы мәктәбе, «Иң акыллы такым» – Әлмәт районы Мәмәт мәктәбе.

  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле оештырып килгән «Татар-дозор» уены яңартылып, «Kazan Quest» исеме алды. Әлеге уенда 7-11 сыйныфларда укучы 200 бала катнаша, барлыгы 19 команда — Казан гына түгел, республика районнарыннан да 37 мәктәпнең вәкилләре җиңү өчен көрәште.

 

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100