news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә чыгыш ясарга теләүчеләр өчен бәйге игълан ителде

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә чыгыш ясарга теләүчеләр өчен бәйге игълан ителде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләр яңа җанлы музыка бәйгесендә катнаша ала.

«Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы буламы — аерма юк. Башкаручылар саны чикләнмәгән. Җырның сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә һәм хуплана. Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар, шулай ук, бәйгедә катнашмый», – дип хәбәр итте Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

Бәйгедә катнашу тәртибе: Видеоны интернетка йөкләргә һәм гаризаны тутырырга. «ВКонтакте»дагы сәхифәңдә пост белән бүлешергә (репост).

«Гаризалар 7 апрель 21:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. 8 - 15 апрель «Мин татарча сөйләшәм»нең ВКонтактедагы төркемендә иң яхшы башкаручыга тавыш бирү була. Бәйгедә җиңгән ике катнашучыны 26 апрель сәхнәдә чыгыш ясарга чакырачакбыз. Беренче урынны халык сайлый, икенче урынны — оештыручылар. Җиңүчеләр үз чыгышларын безнең кураторалар — Gauga һәм qaynar төркемнәре белән бергә әзерләячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бер атна дәвамында аранжировка өстендә эшләргә, репетицияләргә йөрергә һәм тере яңгырашта чыгыш ясарага әзер булыгыз», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100