news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә татар телен иң аз кулланган министрлыкларны атадылар

«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә татар телен иң аз кулланган министрлыкларны атадылар
Фото: «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында тапшырыла торган «Тяжело с татарским» антипремиясе быел татар телен үз эшчәнлегендә иң аз кулланган министрлыкларга бирелде. Әлеге исемлеккә Татарстанның Икътисад, Юстиция, Гадәттән тыш хәлләр, шулай ук Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары кергән.

Әлеге министрлыклар татар телен бөтенләй диярлек кулланмый, дип искәртте оештыручылар.

«Без министрлыкларга хатлар яздык, шалтыраттык, сайтларын тикшереп чыктык, социаль челтәрләрдә татарча язмаларны барладык», — диде сәхнәдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Форум шулай ук татар телен актив кулланган министрлыкларны да барлаган, әлеге исемлеккә Мәдәният, Сәламәтлек саклау, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары кергән.

Шулай ук оештыручылар татар телен үз эшчәнлегендә актив кулланган шәхси оешмаларны Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. Бүләкләр «Ювт Айро» аэроширкәте, «Мәскәү базары», «Түбәтәй» оешмасына һәм дизайнер Илдар Әюповка тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot