news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында өченче тапкыр «Казан квиз» уены узды

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында өченче тапкыр «Казан квиз» уены узды
Фото: © Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте, Нияз Гатаулла

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында «Казан квиз» интеллектуаль уены узды. Уен «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» тарафыннан «Габдулла Тукай әдәби музее» ярдәме белән оештырылды. Квизга мәктәп укучылары, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары, татар мәдәнияте белән кызыксынучылар килгән иде.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең интеллектуаль уеннары һәм бәйгеләре кураторы Эльмира Вәлиева әлеге уен акция кысаларында уздырылган чараларның берсе булуын билгеләп үтте.

«Уен быел 3нче тапкыр узды. Сорауларны төзегәндә татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен популярлаштыру бурычын куйдык. Сорауларны әзерләү командабыз өчен дә кызык булды, татар халкының шундый бай һәм матур тарихы бар, аны мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен иде. Катнашучылар саны күп булуы да шатландыра, барлыгы 6 җыелма команда тупланды, бу әйбәт күренеш», – дип искәртте Эльмира Вәлиева.

Фото: © Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте, Нияз Гатаулла

Квизда җиңүне «IT-лицей» мәктәп укучылары яулады. Алар бәйгедә үз теләкләре белән команда оештырып 3нче ел катнаша. Җитәкчеләре – татар теле укытучысы Лилия Кәлимуллина.

«Квизда татар теле белән кызыксынучы, туган телен яратучы балалар катнаша. Бәйге бик кызык булды, барлык оештыручыларга рәхмәт, булган белемнәрне искә төшерү, яңалыклар белән танышу һәрвакыт мөһим», – дип уртаклашты ул.

Фото: © Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте, Нияз Гатаулла

news_right_1
news_right_2
news_bot