Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Казан Квиз» интеллектуаль уены була
Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Казан Квиз» интеллектуаль уенына чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара 23 апрельдә 18.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда (Тукай урамы, 74) узачак.
Командада катнашучылар саны өч-алты кеше тәшкил итә. Уенда катнашучыларны – кызыклы сораулар, ә җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.
- «Казан Квест» – Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле уздырып килгән «Татар-дозор» бәйгесе нигезендә яңартылган уен. «Казан Квест»та 7-11 сыйныф укучылары катнаша, барлыгы 15 команда – Казан мәктәпләре генә түгел, республикабызның төрле районнары да җиңү өчен көрәшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз