news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мин татар театры тарихына объектив карарга тырыштым – Айгөл Габәши

ИЯЛИ бастырып чыгарган монографиядә татар театрының барлыкка килүеннән алып бүгенгәчә эволюциясе тасвирлана.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2017 елны өр-яңа китап белән каршы алды – декабрь азагында гына татар театрының 110 еллыгына багышланган “Особенности формирования и развития татарского сценического искусства” дип аталган монография басылып чыкты. Авторы – филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши.

Монографиядә татар театрының барлыкка килүеннән алып бүгенгәчә эволюциясе тасвирлана. Тикшеренүләр нигезенә тарихи принцип салынган, татар театр сәнгатенең милли үзенчәлекләре ачыкланган. Монография театр сәнгатенә кагылышлы күп кенә проблемаларны ачып бирә, театр сәнгатенең төрле өлкәләренә – драматургиягә, режиссурага, актерлык осталыгына һәм театр музыкасына кагылып уза. Әлеге монография галимнәр генә аңларлык фәнни телдә түгел, ә киң җәмәгатьчелеккә адресланган булуы белән кызыклы.

“Китабымда татар театры үсешен, башлангыч чорыннан алып колачларга тырышсам да, нигездә үзем күргән-белгән - туксанынчы еллардан башланган чорны күз алдында тоттым, - ди Айгөл Салихова-Габәши. – Китап дүрт-биш ай эчендә әзерләнсә дә, биредә минем 23 еллык хезмәтем. Бар булган фәнни әдәбиятны, архив материалларын, үзәк һәм җирле матбугатны кулландым. Минем өчен үзгәртеп корудан соңгы елларны тасвирлау аерча кызыклы. Чөнки театрның үсеше күз алдымда иде. Мин шул тәэсирләремне системалаштырырга, төп вакыйгаларны ассызыкларга, театр үсешенең тулы бер картинасын тудырырга тырыштым”. Фәнни җыентыкта Г.Камал театрына күбрәк урын бирелсә дә, бөтен татар театрлары – Тинчурин, Кариев исемендәге театрлар да, Уфада эшләп килүче “Нур” да чагылыш тапкан. Автор бу күпъеллык хезмәтендә татар театр сәнгатенең барлык тарихын объектив яктыртырга тырышуын әйтә. Аның киң җәмәгатьчелеккә, беренче чиратта, яшьләргә адреслануын билгеләп уза.

Айгөл Салихова (Габәши) – Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми хезмәткәре. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән бергә, актив эшләүче театр тәнкыйтьчесе, “Тантана” театраль премиясе, “Яңа татар пьесасы” бәйгеләренең жюри әгъзасы. Айгөл - театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гыймранованың (1937-2014) кызы.

“Әнием юлын дәвам итсәм дә, мин аны алыштыра алмыйм. Әни театрга җаны белән бирелгән бик эмоциональ кеше иде. Театрга андый җылы караш хәзер күпләребезгә җитеп бетми. Артистлар аның өчен туганнары кебек булды. Әни үзе актриса булырга теләп, аннары театр белгечлеге һөнәрен сайлаган кеше. Ул Мәскәүдә Владимир Кореневлар (“Человек-амфибия”), Александр Демьяненколар белән бергә укып йөргән. Әни белән безнең театрга карашларыбыз төрлечә иде, - дип искә ала Айгөл әнисе танылган театр белгече булган Дания Гыймранованы. - Әни белән бергә эшли башлагач, бездә спектакльләрне бертөрле кабул итәсезме дип сорашалар иде. Юк, без еш кына, һәрвакыт диярлек, төрлечә кабул итә идек. Әни  эмоцияләрен чыгара, темпераментын күрсәтә иде. Бәхәсләшә идек, димим, һәркемнең үз карашы булуын аңлый идек. Моның шулай булуы бик табигый. Мин педагог булырга, үземне балалар тәрбияләүгә багышларга хыялландым. Бу бәлки минем мәкаләләрдә дә сизеләдер. Мин карышмый, бәхәсләшми идем – алай бит үпкәләшеп куюыбыз да бар. Без әкренләп һәркемнең үз фикере булуын таныдык”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100