news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мин татар дөньясында эшләүгә сусаганмын икән – Марат Бәшәров

Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында "Родина" кинотеатрында "Мулла" фильмы проектының презентациясе узды.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган актер Марат Бәшәров “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанда төшерелә башлаган “Мулла” фильмының азагы яхшы бетәчәген беренче төшерү көнендә үк әйткән булса да, бүген булачак фильмны тәкъдим итү һәм төшерү төркеме белән очрашу вакытында проект авторлары фильмның азагы ничек булачагын сер итеп калдырды.

Татар киносы тарихында беренче тапкыр оештырылган вакыйга – әле төшерелә генә башлаган фильм проектын тәкъдим итү чарасы бүген, Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында, “Родина” кинотеатрында шыгрым тулы залда узды. Проектны тәкъдим итү кичәсендә Марат Бәшәров, генераль продюсер Миләүшә Айтуганова, фильмның идея авторы Марат Әхмәтшин, режиссер һәм төп рольне уйнаучы Рамил Фазлыев, режиссер Әмир Галиәскаров һәм башкалар катнашты. Кинода төшкән актерларның күбесе, үз театрларында сезон ачуга әзерлек бару сәбәпле, килә алмаган иде.

Миләүшә Айтуганова “Мулла” фильмының махсус кинофестиваль форматында төшерелүен ассызыклады һәм аны киләсе елга өлгертеп, кинофестиваль конкурсына чыгарылачагын әйтте. “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туфан Миңнуллинның әлеге классик әсәрен киноэкраннарга чыгаруның әһәмиятен аңлап, фильм төшерүнең финанс ягы хәл ителде. Фильм ике атна дәвамында Әтнә районында төшерелде”, – диде ул.

“Мин сценарий белән танышкач, Татарстанга килеп фильмда төшә башлагач, тагын бер көн бирегез миңа дип сорадым, – дип башлады сүзен Марат Бәшәров. – Мин татар дөньясында, татарлар янында эшләүгә сусагынмын икән. Йөзләп фильмда төшеп, арада бер татар киносы юк иде. Америка, немец, француз, башкорт киносында төштем – татар киносында юк иде. Аллага шөкер, ниһаять, тормышка ашты – мин татар киносында төштем. Эш барышында мин, эшең бетте, дип куып җибәрмәсеннәр иде, дип теләдем”.

Ул тамашачы өчен иман турында тирән мәгънәле, чын, намуслы фильм төшереләчәген әйтте.

“Родина” кинотеатрындагы очрашуда тамашачыга Марат Бәшәровка, Рамил Фазлыевка һәм Марат Әхмәтшинга сораулар бирү мөмкинлеге тудырылды һәм фильмның тизеры тәкъдим ителде.

Казан халыкара мөселман кинофестиваленең традицион тамашачысы Марат Бәшәровка җылы сүзләрен җиткерде, татарча сөйләшергә тәкъдим итте һәм Маратның Казанга күченеп килергә теләге турында белеште. Марат һәр сорауга юмор катыш татар һәм рус телләрендә җавап бирде, үз балаларын татарча өйрәтүен әйтте, биредә эш булса һәм яшәр почмак табылса, Казанда яшәү һәм эшләү теләге юк түгеллеген дә җиткерде.

Әлеге очрашу турында тулырак “Интертат”тан укырсыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100