Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мин – татар баласы» бәйгесендә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелә
Катнашу өчен гариза 2021 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). «Мин — татар баласы» бәйгесендә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелә. Катнашу өчен гариза җибәрергә берничә көн калды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июлендә «ШАЯН ТВ» каналы «Мин — татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе игълан итте. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
Рәсем һәм эшләнмәләр 2021 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурска эшләрне сыйфатлы фотога төшереп, rasemtatar@mail.ru / tatareshe@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк, ди оештыручылар.
Бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителә. Җиңүчеләр ике номинациядә («Иң яхшы рәсем», 7-10 яшьлекләр һәм «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан, башка материаллардан эшләнгән әйберләр», 11-15 яшьлекләр) билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз