news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мин социаль челтәрләргә кергән бер шигырем белән яңадан популярлаштым – Роберт Миңнуллин

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзен социаль челтәрләрдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы популярлаштырды дип саный.

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзен социаль челтәрләрдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы популярлаштырды дип саный. “Интернет, социаль челтәрләр үзе бер дөнья – мин социаль челтәрләргә кергән бер шигырем белән популярлаштым”, – диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә Туймазы татар дәүләт драма театрының Казанда күрсәтелгән “Каеннарым белән...” шигъри спектакле алдыннан.

Әдәби композиция шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иде.

Шагыйрь шигырьне төрле соус белән бирергә кирәк дигән фикердә. “Шигырь телевидениедән, радиодан, сәхнәдән яңгырарга тиеш. “Калеб” балалары шигырьне сәхнәдән яңгырату белән шөгыльләнә”, – дип шигъри театр жанрын хуплады ул.

Мәгълүмат өчен, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы популярлаштырды дигәндә, Роберт Миңнуллин "Татар-информ" аша социаль челтәрләрдә таратылып, халык арасында популярлашкан шигырен күздә тота. Ул шигырьне шагыйрь "Татар-информ"га биргән интервьюсында сөйләгән иде. Әлеге видеодан өзек Facebook, VK, OK социаль челтәрләрендә, Whatsapp, Telegram мессенджерларында таратылды. Мисал өчен, ОК соцчелтәрендә аны 10 меңнән артык кеше карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100