Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мин сине яратам, минем Әлмәт!» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр
«Мин сине яратам, минем Әлмәт!» иҗади конкурс җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Өч ай эчендә 30дан артык иҗади эш «Әлмәт хәбәрләре» газетасында басылып чыга һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырыла. Конкурсның максаты – нефть шәһәренең тарихын, истәлекле урыннарын, милли һәм мәдәни мирасын ачык һәм кыска формада чагылдыру, Әлмәт үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең язмышлары турында сөйләү. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбрә итә.
Конкурска тапшырылган эшләр хикәяләр, шигырьләр, эсселар, фото - һәм видео материаллар төрлелеге белән аерылып тора.
Башкарма комитетның конференц-залында җыелганнарны сәламләп, район советы аппараты җитәкчесе, Әлмәт хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Роза Әфләтүнова төрле яшьтәге кешеләрнең активлыгын билгеләп үтте.
- Юбилей елы кысаларында без туган шәһәребезгә карата халкыбызның мәхәббәт белдерүен ишеттек, укыдык, күрдек. Алар үз карашларыннан, тормыш позициясеннән үзләренең кече ватаны белән горурлануларын сөйләделәр. Өлкән буын вәкилләренең үз белемнәрен һәм тәҗрибәләрен яшь буынга зур рәхәтлек белән тапшырулары да бик сөендерә, - диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе Ландыш Зарипова конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Жюри карары буенча «Мин сине яратам, Әлмәт!» бәйгесенең җиңүчеләре:
Подъячева Луиза Сәлах кызы - «Эссе» номинациясе;
Таипов Шаһит Лотфулла улы - «Фото» номинациясе;
Миранова Гөлнара Миран кызы - «Хикәя» номинациясе;
Җиһаншина Сирина Максут кызы - «Шигырь» номинациясе;
Мельников Кирилл Максимович - «Комикслар» номинациясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз