Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мин шигырьдә калам!..»: Казанда Лена Шагыйрьҗанны искә алу кичәсе үтте
Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның 80 еллыгына багышланган «Мин шигырьдә калам!..» дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичәдә шагыйрәне яңача – ана назын шигырьләренә салган шагыйрә итеп күрсәттеләр. Кичәнең сценариесен шагыйрә Лилия Гыйбадуллина әзерләгән.

«Иң беренче эш итеп минем Луара ханымны – Лена Шагыйрьҗанның сеңлесен сәхнәгә чакырасым килә. Луара ханымга апасының иҗатын үзенеке кебек яратуы, аны халыкка таратуы, архивларын җыйнап китапларын әзерләве өчен бик зур рәхмәт! Сеңлең булса – шундый булсын!» – диде Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла кичә башында сәхнәгә чыгып.

Ул үз чыгышында Лена апа белән вакыйгаларны искә алды. «Әлбәттә, мин аның яшьлек дуслары арасына кермим, яшь аермасы да бар. Аңа ихтирам белән карап, иҗатын яратып яшәдем. Үзе шигырьдән өртелгән шагыйрьләр күп булмый, шундыйлар арасында Лена Шагыйрьҗан да бар», – дип тәмамлады ул чыгышын.
Лена Шагыйрьҗанның замандашлары булган шагыйрьләрнең – Разил Вәлиевның, Марсель Галиевның, Равил Фәйзуллинның шагыйрә турында истәлекләре видеодан яңгырады.
Кичәнең театральләштерелгән төп өлешен Лилия Гыйбадуллина аның төрле шигырьләреннән һәм публицистикасыннан җыеп язган иде. Шагыйрә һәм аның илһамчысы образларын Әлмәт театрының танылган актрисасы Мәдинә Гайнуллина һәм Камал театрының яшь актеры Ринат Низамов башкарды. Режиссер – Нәфисә Исмәгыйлева. Хореография – Артур Шәйдуллин.

Кичә Камал театрының Көнчыгыш залында барды. Театр фойесында шагыйрәнең тормыш сәхифәләрен барлаган һәм китапларын үз эченә алган күргәзмә әзерләнгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз