Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мин һәм Кызыл китап» кул эшләре бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Бәйгегә Татарстан Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр яки хайваннар сурәтләнгән эшләр тапшырырга кирәк.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). «Мин һәм Кызыл китап» республика кул эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Аны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.
Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче нәниләр һәм республика гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә, диелә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.
Бәйгедә ике номинация була:
- Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләре, шулай ук гөмбәләр һәм лишайниклар сурәтләнгән эшләр;
- Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайван төрләре сурәтләнгән эшләр.
Эшләр 2021 елның 9 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз