news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мин — мәктәп укучысы» кушымтасының татарча версиясен эшләү мәсьәләсе каралачак

Мобиль кушымтаны тест рәвешендә эшләтеп җибәрү 2020/2021 уку елы башыннан планлаштырыла.

«Мин — мәктәп укучысы» кушымтасының татарча версиясен эшләү мәсьәләсе каралачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 2020/2021 уку елы башыннан тест режимында эшли башлаячак «Мин — мәктәп укучысы» мобиль кушымтасының татарча версиясен эшләү мәсьәләсе каралачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Мин — мәктәп укучысы» кушымтасын тест рәвешендә эшләтеп җибәрү 2020/2021 уку елы башыннан планлаштырыла. Киләчәктә кушымтаның татарча версиясен эшләү мәсьәләсе карала, диде Илсур Һадиуллин.

Кушымта мәктәп укучыларына электрон көндәлекне кулланырга, мәктәп һәм сыйныф турында белдерүләр алырга, махсус активлык программаларында катнашырга, мәгариф, мәдәният һәм спорт вакыйгалары буенча аеруча мөһим мәгълүматлар белән танышып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Кушымта укучыларны уку һәм мәктәптән тыш эшчәнлек вакытында мобиль ярдәмче белән тәэмин итү максатында эшләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot