Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә бер гаилә баланың җенесен вертолет ярдәмендә белде
Татарстан башкаласында «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә Казаннан Мансуровлар гаиләсе булачак баланың җенесен белде. Ансат вертолеты күктә алсу буяу сиптерде.
«Бу - беренче балабыз. Без 2017 елда таныштык, ә 2019 елда өйләнештек. УЗИга чират торганда бәйрәмдә гендер-пати оештыруны сорап хат яздык. Без бик бәхетле», - дип искәртте баланың әтисе Рөстәм Мансуров.
Әгәр малай булса, баланың җенесе турында хәбәр иткән вертолет хөрмәтенә аңа Ансат дип исем кушар идек, диде ул шаяртып. Яшь гаиләне ТР вице-премьеры, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да котлады.
«Миңа гендер-пати оештырылачагы турында әйткәч, малай булачагына ышана идем, ләкин фаразым чынга ашмады. Әмма киләчәктә булыр әле, минем үземнең дә биш балам бар, малай өченче һәм дүртенче тапкырында гына булды», - дип елмайды Коробченко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз