news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мин күкне сайлыйм» бәйрәме быел Казанда 3 августта була

«Мин күкне сайлыйм» бәйрәме быел Казанда 3 августта була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мин күкне сайлыйм» традицион авиация бәйрәме быел Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында 3 августта узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә ТР вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Катнашучылар чараның якынча программасы турында фикер алышты.

Ведомство мәгълүматлары буенча, концерт, республика авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, төрле мастер-класслар булачак һәм төбәкнең әйдәп баручы авиапредприятиеләре үз казанышларын күрсәтәчәк һөнәри юнәлеш аллеясе эшләячәк, дип көтелә.

Быел традицион авиашоу оештырылырмы – министрлыкта аныкламадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot