news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме быел 2 августта була

Программада: җирле артистлар чыгышы, балалар мәйданчыгы, мастер-класслар көтелә.

«Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме быел 2 августта була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Киләсе атнада Татарстан башкаласында «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме узачак. Чара 2 августта 15.00 сәгатьтә «Казан» Гаилә үзәгендә узачак.

Шәһәрлеләр өчен күңел ачу программасы һәм балалар мәйданчыгы, җирле артистлар чыгышлары, төрле мастер-класслар, шулай ук Татарстан Республикасы Авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү оештырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бәйрәмдә шулай ук «Һөнәри юнәлеш аллеясы» оештырыла, анда тармак предприятиеләре һәм уку йортлары катнашачак. Чарага керү ирекле, дип хәбәр иттеләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.

Чара халык арасында авиацияне танытуга, яшьләрне авиатармакка җәлеп итүгә, инженер-техник белгечлекләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot