Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме быел 1 августта узачак
Казанда 1 августта «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме узачак. Чара «Казан» гаилә үзәге территориясендә узачак һәм авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне тармакка җәлеп итүгә һәм инженер-техник һөнәрләргә кызыксынуны арттыруга багышланачак, дип хәбәр иттеләр ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Макстагы каналында.
Кунаклар өчен «Профориентация аллеясы» оештырыла, анда авиация тармагы предприятиеләре һәм профильле уку йортлары үз мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк.
Бәйрәм программасында артистларның чыгышлары, күңел ачу чаралары, мастер-класслар, шулай ук һөнәри эшчәнлекләрендә уңышларга ирешкән Татарстанның авиация сәнәгате хезмәткәрләрен бүләкләү планлаштырылган.
Чараны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра. Бәйрәм 13:00 сәгатьтә башлана, килүчеләр өчен керү ирекле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз