news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мин күкне сайлыйм” авиашоу бәйрәмендә 17 һава судносы катнаша

Авиация бәйрәмендә катнашучылар арасында “Русь” пилотаж төркеме дә булачак.

“Мин күкне сайлыйм” авиашоу бәйрәмендә 17 һава судносы катнаша
Ильнар Тухбатов, Султан Исхаков

(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Григорий Князев). 10 августта “Мин күкне сайлыйм” авиашоу бәйрәмендә 17 һава судносы катнаша. Бу хакта бәйрәмгә багышланган матбугат конференциясендә җәйге динамика буенча Татарстан үзәк аэроклубы җитәкчесе урынбасары Сергей Логвиненко хәбәр итте.

Программада гомуми билгеләнүдәге авиация самолетлары, дәүләт авиациясе һәм эксперименталь авиация очкычлары катнаша. Шулай ук Вяземский укыту авиация үзәге “Русь” пилотаж төркеме һәм авиашоуда беренче тапкыр ТУ-22М3 самолеты катнашачак.

Бәйрәм 16:00 сәгатьтә башлана, авиапрограмма 19 сәгать 55 минутта төгәлләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot