news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мин һәм Кызыл китап» республика кул эшләре бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

«Мин һәм Кызыл китап» республика кул эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Аны ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Конкурста мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Эшләр быелның 15 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Эшләрнең геройлары Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннар булырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматларны 8 (843) 211-68-62 телефоны буенча белешергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot