news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мин хәзер дини киемнән милли киемгә күчтем – модельер Ләйсән Хаҗиева

Нәрсә ул милли кием һәм нәрсә ул дини кием - халык шагыйре Разил Вәлиев шушы ике төшенчәгә ачыклык керткән фикер алышу оештырырга тәкъдим итә.

Мин хәзер дини киемнән милли киемгә күчтем – модельер Ләйсән Хаҗиева
Султан Исхаков

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нәрсә ул милли кием һәм нәрсә ул дини кием - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев шушы ике төшенчәгә ачыклык керткән фикер алышу оештырырга тәкъдим итә.

Әлеге тема «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында модельер Ләйсән Хаҗиева “Ләйсән сәйләннәре” милли кием коллекциясен күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясендә күтәрелде.

Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев, милли кием модельеры Ләйсән Хаҗиева, татар эстрадасы вәкилләре Гөлназ Сәфәрова һәм Зөлфәт Зиннуров катнашты.

Матбугат конференциясендә Ләйсән Хаҗиева үзенең ничек һәм нәрсә тегәргә, кайсы юлдан барырга кирәклеген аңлау өчен ике ел яулык ябынып йөрүен әйтте, Мөселман киемнәре халыкара конкурсында катнашып гран-при да алуын искә төшерде. “Үзем өчен аңлап бетергәч, мөселман киемнәренә милли орнаментлар кертә башладым. Хәзер мин милли киемгә күчтем”, - ди Ләйсән Габделбәровна.

Разил Вәлиев журналистлар соравына җавап итеп, дини һәм милли кием мәсьәләсендә буталчыклыклар булуын әйтеп узды: “Без мәчеткә түбәтәй киеп барсак та, бер генә дини китапта да түбәтәй турында сүз юк. Түбәтәй - ул безнең милли кием. Диндә ир кешегә түбәтәй кию мәҗбүри түгел, - диде ул. - Бәлки алга таба сәнгать белгечләре һәм модельерлар белән милли кием һәм дини киемнең нәрсә икәнлеген аңлатып, бер фикер алышу оештырырбыз. Аның кисеп куелган чиге юк, алар бер-берсенә кушылган, бер-берсен тулыландыра. Әмма алар бер-берсеннән бик нык аерыла”.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100