news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мин Габдерәшит Ибраһим нәселе дәвамчысы булуымны белеп үстем - Нәслихан Арул Акса

Күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе - Габдерәшит Ибраһимның нәсел дәвамчысы Казанга килде.

Мин Габдерәшит Ибраһим нәселе дәвамчысы булуымны белеп үстем - Нәслихан Арул Акса
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Мин үземнең нинди нәсел дәвамчысы булуымны белеп үстем”, - дип башлады  сүзенШ.Мәрҗани исемендәге тарих институтында булган очрашуда Нәслихан Арул Акса – танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдерәшит Ибраһим оныгының кызы.

Очрашу Фәүзия Ибраһимның үткән гасыр башында Казанда бастырып чыгарган “Аш остасы” китабыннан башланды. Китап Тимирясов исемендәге Казан инновация институтында тәрҗемә ителеп, институт нәшриятында басылган.

Мәгълүмат өчен. Шушы көннәрдә китап рәсми рәвештә тәкъдим ителде һәм Нәслихан Арул Акса шушы кичә өчен махсус килгән иде. Нәслихан ханым белән очрашу Татарстан Милли китапханәсендә дә үтте. 

Тимирясов исемендәге Казан инновация институты нәшрияты мөдире Гөлназ Дарчинова әйтүенчә, галимнәргә китап авторының кемлеген белү өчен шактый эзләнергә туры килгән. “Ул вакытта китап бастыра алган ир-атлар да күп булмаган. Ә монда хатын-кызның шушы эшне башкарып чыгуы гаҗәеп күренеш”, - ди ул.

Галимнәрнең аның Габдерәшит Ибраһимның кызы булу мөмкинлеген фаразлаганнар һәм шулай булып чыккан да – “Аш остасы” китабының авторы Габдерәшит хәзрәт кызы Фәүзия Ибраһим булуы ачыкланган. “Яшәсен социаль челтәрләр! Без шуның аша әлеге нәсел дәвамчысы булган Нәслихан Арул Аксаны эзләп таптык һәм ул безгә Фәүзия Ибраһим турында тулы мәгълүмат бирде”, - диде институтның өлкән фәнни хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов.

Югары юридик белемгә ия һәм Төркиядә яшәп төрекләшкән Нәслихан Арул Акса соңгы елларда үзен Габдерәшит Ибраһимның тормыш юлын һәм интеллектуаль мирасын өйрәнүгә багышлаган, ул Анкара университетында диссертация әзерли.

Нәслихан ханым Габдерәшит хаҗи Ибраһимның тормыш юлы, иҗтимагый эшчәнлеге турында, Фәүзия Ибраһимның Төркиядәге иҗади эшчәнлеге турында сөйләде. Аңа Фәүзия Ибраһим белән бергә яшәргә туры килгән һәм ул аның васыятен дә алып калган.

Төрек галиме Нәслихан Арул Акса татар туганнары Габдерәшит хәзрәт һәм Фәүзия ханым турында төрек телендә сөйләде. Нәслихан ханымның текстын Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хәйретдинов тәрҗемә итте.

Нәслихан Арул Акса гаиләнең Санкт-Петербургта яшәгән җиреннән качарга мәҗбүр булуын, Габдерәшит хәзрәтнең хатын-кыз киеменнән качуын тасвирлады. “Чөнки Хөкүмәт Габдерәшит хәзрәтне кая күрсәләр, шунда атып үтерергә дигән карар чыгара һәм зур гаилә өстенә нәрсә кигән, шул киемнән 2 минут эчендә чыгып кача”, - дип Нәслихан ханым сүзләрен тәрҗемә итте Айдар Хәйретдинов.

Соңыннан язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Нәслихан ханымның хикәятен тулындырып, бу качуларның бер генә булмавын ассызыклап үтте һәм үзенең “Һиҗрәт” исемле яңа языла башлаган романының Габдерәшит хәзрәткә багышлануын әйтте. Ул шулай ук Габдерәшит Ибраһимовның – 160, Фәүзия Ибраһимның 130 еллыгы булуына басым ясады.

Нәслихан ханым гаиләнең Алмания аша Төркиягә килеп урнашуын, Ататөрек карары белән Конья янында татар авылына нигез салынуын әйтеп уза. Габдерәшит хәзрәт Япониягә барып чыгып анда ислам дине тарату буенча, Япониядә мәчет салу буенча зур эшләр башкара һәм 1944 елда шунда ятып та кала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100