Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мин чит илләрдә Россиядәге үзгәрешләр хакында сөйләдем – Ирек Зиннуров
Ул турнир илчеләренең вазифаларын аңлатты.
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә турнирның илчесе Ирек Зиннуров чит ил халкының Россия турында бик үк дөрес булмаган мәгълүмат алулары хакында сөйләде. Илченең максаты – Конфедерацияләр кубогына читтә яшәгән ватандашларыбызны чакыру.
“Без, илчеләрнең, бу турнирда аерым максаты бар. Минем вазифаны карасак, бу – чит илдәге ватандашларыбызга Конфедерацияләр кубогы турында сөйләү. Чит илдә массакүләм мәгълүмат чаралары аша безнең ил турында башка хәбәрләр дә тарала. Мин чит илләрдә республикабызның ничек үзгәргәнлеге хакында сөйләдем. Аларга, чыннан да, безнең илдә барган вакыйгалар турында башка мәгълүмат бирелә. Үземнең эш нигезләмәсен кулланып, мин Россиядә хәлләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары күрсәткән кебек начар түгел икәненә инандырырга тырыштым”, – диде Ирек Зиннуров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз