news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мин БДИ булмаган чорда эшләвем белән бәхетле - элекке мәгариф министры Васил Гайфуллин

Татарстанның элекке мәгариф министры фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханнары укучының белеменә формаль бәя бирә.

(Казан, 06 октябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Педагогика фәннәре докторы, Татарстан республикасының элекке Мәгариф министры, Татар Дәүләт гуманитар институты ректоры Васил Гайфуллин укытучылар көне уңаеннан “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында Бердәм дәүләт имтиханына мөнәсәбәтен, укытучы профессиясенә дәрәҗәнең ничек үзгәргәнен, Казанда татар мәктәпләре ачылганда нинди каршылыклар булганын һәм 90 нчы елларда татар теле укытучылар җитмәү проблемасы ничек хәл ителгәнен сөйләде.

 

“Сиксәненче елларда укытучы дәрәҗәсе бик түбән булды”

- Васил Габдуллович, укытучы профессиясенең дәрәҗәсе элек ничегрәк иде һәм ул хәзер ничек үзгәрде?

- Безнең яшьлектә - 1951 елда мин педагогия уку йортына кердем - укытучыларның дәрәҗәсе бик югары иде. Авылда бердәнбер хезмәт хакы ала торган профессия кешесе иде ул. Колхозчылар “таякка” эшлиләр, икмәк җыеп алгач, булса бирәләр, булмаса – юк. Ә укытучыларның хезмәт хакы килеп тора. Алар өчен кибеткә он кайта. Лампаларын яндырыр өчен керосин кайта, өйләрен җылытыр өчен утын бирәләр.

Менә шушындый чорда мин укыта башладым. Педучилищедан соң җиде ел мәктәптә эшләдем. Аннан соң Казан Дәүләт пединститутының физматын тәмамладым. Тагын районга кайттым, укытучы, завуч, директор, РОНО мөдире булдым. Аннан соң икенче тормыш юлы башланды – Ленинградка аспирантурага китеп бардым. Укытучылар бик зур дәрәҗәле кешеләр иде ул чорда. Аннан соң пединститутка галим булып кайттым. Кандидат, өлкән укытучы, доктор, доцент, профессор булдым. Кафедра мөдире, декан ярдәмчесе, декан, тагын бер факультет деканы. Аннан соң министрлыкка чакырдылар.

Ул чорларда укытучының дәрәҗәсе бик түбән булды. Бигрәк тә сиксәненче еллар ахыры - туксанынчы елларда. Хезмәт хакы түләнми, түләнгәндә дә бик аз күләмдә генә бирелә. Кайбер профессиядәге кешеләр күп хезмәт хакын алганда бу инде укытучының хезмәтен тиешенчә бәяләмәү иде.

Ул чорлар акрынлап үтеп бара кебек. Хәзер укытучыларның хезмәт хакларын бераз арттырдылар, ләкин, үз эшеңне яратып, бөтен көчеңне биреп эшләрлек чын дәрәҗәдә түгел дип уйлыйм мин. Чөнки укытудан тыш өстәмә дәресләр алып, өстәмә тәрбия сәгатьләре алып шөгыльләнгәннән соң гына кулга тотарлык хезмәт хакы чыга.

Аннан соң соңгы елларда үзгәрешләр күп бит. Техник чаралар киң кулланыла. Электрон көндәлекләр, дәфтәрләр, дәреслекләр, шулар буенча хисап тоту – болар барысы укытучының хезмәтен катлауландыралар.

“Мәктәпне әллә кемнәр тикшерә”

-Күп укытучылар “кәгазь боткасына” – документлар күплегенә зарлана.

-Шулар бик күбәеп китте. Хисаплар язалар. Тикшерүчеләр күбәйде. Әллә кемнәр тикшерә мәктәпне. Һәрберсе хисап сорый, язып бирүне таләп итә.

-Ни сәбәпле шундый әйбер кертелде соң?

-Минемчә, төп кимчелек өстәге җитәкчелектә. Россия мәгариф министрлыгы биргән күрсәтмә урындагы мәгариф министрлыкларына, аларныкы районнарга китә. Алардан күрсәтмә мәктәп директорына китә. Мәктәп директоры шуларның һәрберсен үтим дип укытучылардан таләп итеп утыра. Шушылар китерә авырлыкны.

“Укытучы эшен укучыларының хезмәте белән генә бәяләп була”

-Укытучы эше ничек бәяләнергә тиеш?

-Укытучы тирән белем, булдыра алганча тәрбия бирергә тиеш.

-Моны ничек бәяләргә?

-Укучысы мәктәпне нинди билгеләргә тәмамлый, тәмамлагач кая бара, ул белемен ничек куллана. Ул белеме аның җитәме? Югары уку йортына баргач, сизелә ул. Эшли башлагач, ул белемнәрне куллану дәрәҗәсе нинди бу иптәштә? Менә шулардан чыгып билгеләнә. Укытучының хезмәтен үзенең укучыларының хезмәте белән генә бәяләп була.


“БДИ мәсьәләнең уңай чишелеше түгел”

-Бердәм дәүләт имтиханнары системасын ничек бәялисез?

-Бердәм дәүләт имтиханы мин министр булып эшләгән чорда булмады һәм мин үземне шуның белән бәхетле дип саныйм.

Пединститутта эшләгәндә аңа әзерләүнең никадәр катлаулылы булуын белдек инде без. БДИ ул мәсьәләнең уңай чишелеше түгел дип саныйм.

Укучының белемен аны каршыңа утыртып бәяләргә кирәк. Шул БДИ бәясе белән без институтларга студент алабыз. БДИдан югары балл булса, алабыз. Үзен күрмибез. Безгә укырга килгәндә аны беребез гә күрми. Бер укытучы да, декан да, кафедра мөдире дә күрми. Килеп керәләр беренче сентябрьдә, шаккатып утырасың: болар бит укытучы булырга бөтенләй әзер кеше түгел. Сөйләшә белми, тотлыга, холыксыз, нервлы, кеше белән аралаша белми. Андыйлар да бар. Менә шундый әйберләр килеп чыга. Бу бит булырга тиеш түгел.

Ә имтихан вакытында кара-каршы утыртып сөйләшәбез. Имтиханга кадәр һәр укырга керүче абитуриент белән әңгәмә уздыра идек. Шул вакытта безгә килгән баланың ни дәрәҗәдә әзер икәнен күрә алабыз.

Ә без монда бернәрсә күрмичә алабыз. Безгә килеп керде йөз бала, шуның кимендә 30-40 проценты яраксыз бит аның. Укытучы була алмый ул. Шуңа күрә тәмамлагач та укытучы булып эшләми инде ул, каядыр китә. Хөкүмәтнең акчасы әрәм була. Ул урынга юньлерәк, шушы эшкә сәләтле балалар да кереп утыра алган булыр иде, ләкин тегеләр БДИ нәтиҗәләре буенча яхшырак балл алганнар. Бу начар әйбер.

-Бәлки бу да укытучы дәрәҗәсенә ниндидер тәэсир ясыйдыр?

-Шулай, бер җибәрелгән хата икенчесен китереп чыгара, укытучының эш сыйфаты әйбәт булмавы калганнарына да кагыла. 

Укытучының эшен БДИ нәтиҗәләре буенча бәяләү дөрес түгел дип саныйм. БДИ балларын укучы репититорлар белән эшләп тә җыярга мөмкин.

“БДИ формаль бәя бирә”

-БДИның яхшы ягы дип кеше факторыннан китүне атыйлар. Ягъни, укучының белеменә объектив бәя бирелә: аны кеше түгел, бәйсез компьютер бәяли.

-Әмма ул формаль бәя бит. БДИ сораулары да уйлап җавап бирүгә корылмаган. 3-4 җавапның берсен сайлап аласы. Туры килсә уңа, килмәсә – юк. Баланы сөйләргә, фикерен белдерергә, фикер йөртергә өйрәтмибез. Стандарт, әзер җавапны шалт итеп әйтеп бирергә өйрәтәбез. Менә бу начар.

“Укучы түгел, укытучы җаваплы”

-Укытучының дәрәҗәсе турында сөйләшүгә кабат әйләнеп кайтыйк. Ата-аналарның укытучылар белән мөнәсәбәте ни дәрәҗәдә үзгәрде?

-Бу өстән килгән тәртип белән шулай. Укучы түгел, укытучы җаваплы. Ата-ана түгел, укытучы җаваплы. Өендә нәрсә эшли, нинди тәрбия ала, ничек киенә, үзен ни рәвешле тота, ничек бизәнә – болар бит күбрәк ата-анага карый. Шуңа күрә хатаны укытучыдан гына эзләү дөрес түгел. Хата бөтенебездә дә, җәмгыятьтә дә, ата-анада да, идеологиядә дә.

Идеология дә үзгәрде бит. Элек коммунизм төзүченең мораль кодексы бар иде, шул мораль кодекска туры китереп яшьләрне тәрбияли идек. Хәзер юк бит ул. Комсомол да, пионер да, бер әйбер дә юк. Син ирекле. Ярар син ирекле булып, үзеңне рамкада тота алсаң, тәртибең яхшы булса. Акылың, фикерең булса. Булмаса? Булмаса әллә кая китә, теләсә нәрсә эшли. Бу начар әйбер. Мин моны хупламыйм.

“Дәреслек авторлары үзләренең галим икәнлекләрен күрсәтеп өчен язган кебек”

-Илдә кабул ителгән кануннар шундый икән, мәктәп директоры укытучының дәрәҗәсен күтәрү өчен нәрсә эшли ала?

-Хисап бирүләрне, тикшерүләрне киметергә кирәк. Әйбәт дәреслекләр кабул итеп алырга кирәк.

Теләсә нинди дәреслекләр керә мәктәпкә. Россия мәгариф министрлыгында яхшы танышлары булган кешеләр үзләренең дәреслекләрен тәкъдим итәләр дә, шулар кереп китә. Алар күп очракта уңышлы булмый. Менә мин физика дәресләрен алам. Без физиканы Перышкин дәресләре белән укыдык, алар бик әйбәт иде. Аннан тегеләр китте, болар китте, Рымкевич дәреслекләре, Кикоиннар китте. Аларның дәреслекләре үзләренең галимлекләрен күрсәтү өчен язылган кебек. Укучы аңласын дип язмый, күрегез, нинди акыллы кеше яза бу дәреслекне дигәнне, үзләренең олы галим икәнлекләрен күрсәтергә тырыша. Ләкин бу дөрес түгел. Дәреслекләргә таләпләр үтәлгәндә генә укучыга файда бирә. Шунда гына ул белем ала, фикерли, уйлау сәләтен үстерә. Бик күп төрле интернет кулланмаларның оптималь варианты юк.

Ул дәреслекләрдә хата бар димим. Аларда укучыга аңлатып, гади итеп бирү җитми. Теорияне җиңел дә, катлаулы да биреп була бит.

“Дәреслекләрне мәктәптә бер генә дә булмаган кешеләр яза”

-Татар телен укыту буенча да дәгъвалар күп. Күбрәк теория турында сүз бара, дәреслекләр сөйләм телен үстерүгә корылмаган дип әйтәләр. Моның сәбәбе нәрсәдә?

-Андый дәреслек язучыларга игътибар кимеде. Элек алар мәктәпне беләләр, мәктәп белән бәйләнештә торалар иде. Хәзер дәреслекне мәктәптә бер генә көн дә булып карамаган кешеләр яза. Фәнни-тикшеренү институтларында эшләгән яки институтларда теоретик эшләр белән генә шөгыльләнгән кешеләр язгач, шулай булмый хәле дә юк.

-Укучыны аңламыйлар димәкче буласыз инде?

-Әйе. Без дә дәреслек яздык. 7-11 класслар өчен физик дәреслеге иде ул. Татар телендә бердәнбер физика дәреслеген мин һәм минем коллега Исламшин эшләп чыктык. Мәктәпләр шуны файдаландылар. Кызганычка каршы, хәзер шуны кулланмыйлар. Русча укыталар, ә безнең дәреслек татарча. Татар баласы татарча укыса, аның фикерләү дәрәҗәсе күбрәк арта. Һәм безнең татар балалары өчен җидедән унбергә кадәр дәреслек бик яхшы кулланма булды. Хәзер русча укытуга күчү бара.

-Бу дөресме?

-Бу дөрес түгел. Бала ана телендә белем алырга тиеш. Ул, әлбәттә, чит телне дә белергә тиеш, әмма фәннәрне ана телендә өйрәнергә тиеш. Күпчелек иптәшләр терминнар русча дияргә маташалар. Терминнарның күбесе русча түгел, алар гарәп, француз, латин телләрендә.

-Татарча укымаса, балага югары уку йортларына баргач авыр булачак диләр бит.

-Авыр булмый. Татар телен дә, рус телен дә, чит телне дә белгән кешеләр генә югары дәрәҗәгә ирешә. Бер фәнне генә белгән кешенең фәнни ирешкән дәрәҗәләре дә югары булмый. Галимнәрне генә карагыз – аларның күбесе күп тел белә.

“Татар дәүләт гуманитар институтында зур эш башкардым дип саныйм”

-Сез Татар дәүләт гуманитар институтына нигез салган, анда озак еллар җитәкче булып эшләгән кеше. Бу институт татар милли университетының нигезе, башлангычы итеп тә каралган иде. Сез ничек уйлыйсыз, шундый уку йорты кирәк идеме?

-Мин үзем Мәгариф министры булып эшләгәндә татар махсус уку йортларын, мәктәпләрен, бакчаларын ачуны, вузларда татар төркемнәрен оештыруны алга куйдым. 87-88 нче уку елында мин әле физматта декан идем. Математикалардан ике төркемне, физиклардан бер төркемне татарча укыта башладык. Бездән күреп, башкалар да шуңа күчте. Авыл хуҗалыгы, төзелеш институтларында да татарча укыта башладылар. Татар теле укытучылары күпләп кирәк башлады.

Мин гуманитар институтта шушы өлкәдә зур эш башкардым дип саныйм. Бик күп татар теле, чит тел укытучылары әзерләдек. Алар җитми иде. Министр булып мин эшләгән чорда санап карадым - 600 мәктәптә - башлыча авыл мәктәпләрендә - чит тел укытылмый иде. Чөнки укытучы юк, шәһәр мәктәбен бетергән шәһәр баласы авылга килми. Килсә дә, ярты елга, кышка каникулга кадәр эшли дә китә дә бара.

Без шундый үзгәреш керттек – мәктәптә чит телне укымаган балаларны да чит телләр факультетына алырга. Авыл баласын биш ел укытып әзерләсәк, республиканың бөтен мәктәпләрен дә чит тел укытучылары белән тәэмин итә алабыз дигән фикергә килдек. Чөнки шәһәрдә чит телне укыган бала чит тел факультетына керә ала, әмма авылга кайтмый. Ә авыл баласы бу бүлекне тәмамласа, рәхәтләнеп авылга кайта.

Без бик күп укытучылар әзерләдек. Мин ун ел эшләдем, мөгаен меңнән артык чит тел укытучысы әзерләгәнбездер.

Мәктәптә чит телне укымыйча килә, әңгәмә вакытында чит телнәрне өйрәнүгә мөмкинлеге бармы икәнлеген тикшерәбез дә, алабыз. Ике елдан мәктәптә чит телне өйрәнгәннәрне куып җитә. 3-4-5 курсларда бертигез әзерләнеп чыга.
Фәнис Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәрен инглиз теленә чит тел бүлеген тәмамлаган безнең студентлар тәрҗемә итте. Аларны 2 гимназиягә эшкә билгеләгәннәр иде. Шулкадәр матур тәрҗемә иттеләр, АКШтан килгән галимнәр боларның русчасы да, инглизчәсе дә камил дип югары бәяләде. Менә шушы дәрәҗәдә әзерләп була иде.

“Милли университет була алмый калды”

Без акрынлап үсәргә тиеш идек. Базабыз җитми идек, без бит бер квадрат метр җиребез дә булмаган килеш ачылдык. Акрынлап 5 бинабыз булды, бер балалар бакчасы, бер автопредприятиенең административ бинасы, калганнары вак биналар. Бу җитми иде. Без перспектив план – “Милли университет” проектын төзедек. “Татарстан” журналына “Милли университет нинди булыр” дигән зур мәкалә яздым. Милли университетны төзергә дигән уй Дәүләт Советында да, Хөкүмәттә дә барлыкка килде, комиссия төзелде. Бу мин министр булган чор. Бер-ике тапкыр утырыш та булды. Моның әле җирлеге әзерләнмәгән, концепциясе җитеп бетми, теоретик нигезләре тулы кебек түгел, фәлән-фәлән, шундый шартлар белән һаман кичектерелеп килде. Аннары мин гуманитар институтыннан китеп бардым, аның белән турыдан туры шөгыльләнүче бетте.

Фәндәс Сафиуллин бик тырышып карады. “Безнең Дәүләт Советының карары бар, әйдәгез, шул карарны үтәүгә тотыныйк”, - диде, әмма өстәгеләр бик кабул итмәде. Казан Дәүләт педагогика институтын Казан Дәүләт гуманитар педагогика институты итеп үзгәртеп, мәсьәләне хәл иттек дип уйладылар, әмма бу проблеманың чишелеше түгел иде.

Педагогика институты белән милли университет арасында аерма зур. Педагогика институты укытучылар, тәрбиячеләр әзерләү белән шөгыльләнә, ә милли университетның бурычлары зур. Анда кино, рәсем сәнгатьләре дә, драматургия дә, техник фәннәр дә керергә тиеш. Концепциядә алар бар иде. Була алмады. Өстәгеләрнең кыюлыгы җитмәдеме, Москвадан курыктылармы, үз-үзләреннән курыктылармы. Шушы әйбер эшне алга җибәрмәде.

“Уку йортлары арасында конкуренция кирәк”

-Ун ел буена күпме татар теле укытучысы әзерләдегез?

-Минемчә, 1500 булгандыр.

-Барысы ук булмаса да, күпчелеге белгечлеге буенча эшли дип уйлыйсызмы?

-Күпчелеге эшли. Безнең институтны тәмамлаучыларның күбесе мәктәпкә китте. Әлбәттә, мәктәптә эшләүчеләр дә бар, журналистлар да бар. Безнекеләр эшли.

-Ни сәбәпле шулай?

-Укытучы хөрмәтенә мәхәббәт тәрбияләү диимме инде, үзебезгә якынайттык без аларны. Без һәрберсенә исемнәре белән эндәшә идек. Коллектив зур түгел, 1500-2000 кеше. Аларның һәрберсен белә идек. Төрле түгәрәкләр, очрашулар оештырабыз. Чит ил укытучыларын чакырабыз, Төркия, Мисырга җибәрәбез. Чит телне белеп кайталар. Бер дигән белгеч мәктәп өчен.

-Ул вакытта Казанда укытучыларны 3 вуз әзерли иде. Уку йортлары арасында конкуренция кирәкме?

-Бу вакыт өчен бик кирәк иде. Укытучылар җитми иде. География укытучысы ул, тарихныкымы – татар телен әйбәт белсә, без аларны татар укытучы итеп куеп, мәсьәләне хәл итә идек. Расписание буенча татар теле дәресе бар, ә чын белгеч юк. Шул рәвешчә бу авырлыкны без шактый дәрәҗәдә хәл иттек. Аннары аларны белгечләр алыштырды.

Уку йортлары арасында конкуренция кирәк. Ул вакытта өч уку йорты иде. Без кирәккә эшләдек һәм алар белән ярышып, ким булмаска тырыштык. Безне тәмамлаучыларның 15 проценты аспирантурага керә иде. Университетлар: “Туктатыгыз инде, җегетләр, безгә сан бетте бит, безнекеләрнең урынын сезнекеләр алып бетереп бара”, - дип әйтә башлады. Менә тарих буенча биш урын бар иде, бишесенә дә сезнекеләр керде, татар теле буенча ике урынга да сезнекеләр керде, безнекеләр кала, әрәм булалар бит дип мөрәҗәгать итә башладылар. Конкурентлык кирәк. Безнең яшь институт буларак, түбән булырга тырышмадык, югары булырга теләдек.

-Элекке укучыларыгыз белән элемтәдә торасызмы?

-Хәбәрләшеп торабыз. Бәйрәмнәрдә котлыйлар, туган көннәрдә җыелып киләләр. Утырып алабыз. Бәйләнеш бар. Әле мин бит Мөслимдә эшләп киткән кеше, аны тәмамлаучылар чакыралар. Тәмамлаганга илле ел булды, кырык биш ел булды килегез әле дип чакыралар.

“Казанда татар мәктәпләрен ачтырмас өчен сугышуга кадәр барып җитәләр иде”

-Россиянең яңа мәгариф министры эшчәнлеге белән кызыксынасызмы?

-Минемчә ул профессиональ кеше, мәктәп системасын белә кебек.

-Милли мәгарифнең киләчәген ничек күрәсез?

-Һәр бала үз ана телендә белем алырга, ана телендә җырларга, үз халкының биюләрен, гореф-гадәтен, тарихын белергә тиеш. Үз милләтенең үткәнен, матур чорларын белергә, шуның белән горурланырга. Милли мәгариф шушы юнәлештә эшләргә тиеш.

-Болары тиеш. Ә чынлыкта ничек?

-Шушыңа омтылырга кирәк. Омтылмыйча ярамый. Безне бетерәләр инде дип пессимизмга бирелеп утыру дөрес түгел. Һаман тырышырга һәм алга барырга, нәрсәгәдер ирешергә кирәк.

Казанда татар мәктәпләрен ачтык. Ул бит бик авырлык белән барды. Сугышуга кадәр җитәләр иде. Менә сез татар классын ачсагыз, керәм дә ут төртәм, тегеләй итәм, болай итәм дип кычкыручылар да булды. Ачтык. Казанда егермедән артык татар мәктәбе булдырдык. Сиксәннән артык мәктәптә татар төркемнәре эшләде. Казанда 70 тән артык балалар бакчасында татар төркемнәре булдырылды.

Аларны бик зур тырышлык белән эшләдек. Һәрберсен ачу өчен күпме нерв түгәргә, күпме кеше белән очрашырга, күпмесен ризалатырга, күпме бина табарга, күпмесен ремонтлатырга, җиһаз табарга туры килде.
Хәзер аны бик җиңел генә булган, ачканнар дип сөйләп йөрүчеләр бар. Алар аның авырлыгын белмәгән кешеләр. Аның авырлыгын минем белән бергә эшләгән Хуҗиәхмәтов, Акбашев, Садриевлар белә.

“Оптимизациянең ике ягы бар”

-Авылларда күп кенә мәктәпләр оптимизация дип максатыннан берләштерелде. Сез моны ничек бәялисез?

-Моның ике ягы бар. Балалар тулы канлы мәктәптә укырга тиеш. Бер, ике, өч бала белән ясалган класс матур түгел. Анда коллективизм тәрбияләп булмый. Бу яктан караганда берләштерү әйбәт.

Моның икенче ягы –балаларның кушылган мәктәпкә бару, транспорт булмау, юлсызлык. Анысы бик начар. Шуның аркасында күпләр авылын ташлап шәһәргә дә китәргә мөмкин. Ике яклы. Уйларга кирәк. Башлангыч мәктәп авылда булырга тиеш. Транспорт белән тәэмин иткәндә тугызъеллык, унъеллыкны берләштерү мөмкин.

“Без тулы хокуклы халык”

-Хәзер шундый гыйбарә популяр – оныкларың татарча белгәндә генә үзеңне татар дип әйтә аласың. Шушы гыйбарәгә карата фикерегез нинди?

-Минем фикерем шундый ук. Менә безнең оныклар татарча сөйләшә. Без татарча гына сөйләшәбез.

-Шәһәр комачауламадымы?

-Юк. Без татарча аралашыбыз. Аларның да русча бер сүз әйткәне юк, минем дә. Әбиләре дә шулай ук.

Шулай куелырга тиеш. Без бит тулы хокуклы халык. Татар халкы бер генә милләттән дә түбән хокуклы түгел. Нигә немецлар немецча, французлар французча, руслар русча сөйләшә, ә татар үз телендә сөйләшмәскә тиеш? Сөйләшсен. Үзебезнең тәмле телебез бар бит. Шул телдә балалар белән дә, оныклар белән дә, аларның балалары белән дә сөйләшергә кирәк. Шулай булсын.

“Укытучылар бик кирәкле эш башкара”

-Укытучылар көне уңаеннан элекке укучыларыгызга, коллегаларыгызга нинди теләкләр җиткерер идегез?

-Укытучыларга, коллегаларга авырлыкларны җиңелрәк итеп җиңәргә тырышырга кирәк. Үзенең эшләгән эшенең бик кирәкле булуына ышанырга кирәк. Без бик кирәкле эш башкарабыз – балаларны тәрбиялибез, белем бирәбез. Һәм шушы эштә һаман уңышларга ирешергә язсын.

Гайфуллин Васыйл Габдулла улы 1937 Мөслим районында туган. Минзәлә педагогия училищесын, Казан Дәүләт педагогия институтының физика факультетын тәмамлаган. Педагогика фәннәре докторы. 1974-1990 елларда Казан Дәүләт педагогия институтында эшли, 1990-1997 елларда - Татарстан Республикасы Мәгариф министры, 1997-2006 елларда Татар гуманитар институты ректоры, 2006-2015 елларда КФУның физика институтында фәнни педагогик белем бүлеге мөдире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100