news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татьяна Тарасова Камилә Вәлиеваның зур спортка кайту шансын бәяләде

Татьяна Тарасова Камилә Вәлиеваның зур спортка кайту шансын бәяләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тумышы белән Казаннан булган Россия фигуристкасы Камилә Вәлиева допинг кулланган өчен дисквалификациясе тәмамлангач спорт карьерасын яңадан башларга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га СССРның атказанган тренеры, телекомментатор һәм «Ледниковый период» тамашасы алып баручы Татьяна Тарасова әйтте.

«Әгәр ул түзә һәм күнегүләр ясый алуын сизә икән, нигә булмасын. Барысы да реаль. 19 яшь – соң түгел. Дүрт еллык пауза? Шуннан нәрсә? Ул бит өйдә утырмый, ул гел чыгыш ясый. Минемчә, әгәр ул тели икән, аның барып чыгачак. Мин аңа ышанам», – дип белдерде эксперт.

Быелның 29 гыйнварында Спорт арбитраж суды (CAS) Камилә Вәлиеваны триметазидин тыелган препаратын кабул иткән өчен дисквалификацияләде һәм Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның (WADA) дүрт елга читләштерү турындагы таләбен канәгатьләндерде. Дисквалификация срогы 2021 елның 25 декабреннән санала.

Исегезгә төшерәбез, суд карары буенча Камилә Вәлиеваны 2022 елгы Олимпиадада команда зачетында алган Олимпия чемпионы титулыннан, шулай ук Россия һәм Европа чемпионатларының алтын медальләреннән мәхрүм иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot