news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Мин актив сәясмән була алам"

"Мин актив сәясмән була алам"

(Симферополь, 30 декабрь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Украинада Президент сайлауларының өченче туры узып, Виктор Ющенко Президент булып сайлангач, Украина халкы һәм сәяси элита илдә зур үзгәрешләр көтеп, тынып калды. Республиканың сайлауларда Виктор Янукович яклы булган танылган бизнесмены һәм иң бай кешесе Ринат Әхмәтев бу көннәрдә Украинада килеп туган вәзгыятькә карата үз позициясен ачык итеп белдерде. “Интер” яңалыклар каналына ул: “Әлегә кадәр мин бизнес һәм футбол белән мавыктым. Ә Президент сайлауларыннан соң мин яңа хөкүмәткә оппозициягә күчәм һәм барлык халәтемне сәясәт белән шөгыльләнүгә җигәчәкмен”, - дип белдерде.

Донбасста зур абруй казанган Р.Әхмәтев фикеренчә, Украина Россия белән дә конструктив һәм үзара файдалы мөнәсәбәт төзергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot