news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милорад Додик Миңнеханов белән очрашуда: Сезнең төбәк – иң алга киткән төбәкләрнең берсе

Милорад Додик Миңнеханов белән очрашуда: Сезнең төбәк – иң алга киткән төбәкләрнең берсе
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Серб Республикасы Президенты Милорад Додик белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әңгәмә барышында яклар «Петербург халыкара икътисади форумы-2024»тә имзаланган хезмәттәшлек турындагы беркетмәне гамәлгә ашыру өчен 2024-2026 елларга билгеләнгән чаралар планын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

«Без планны бүгенге көндәге катлаулы шартларда мөмкин кадәр үтәү өчен эзлекле эш алып барабыз. Серб Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү буенча эшлекле төркемдә катнашучылар исемлеге төзелде. Анда Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары катнаша. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан делегациясенең сезнең республикага сәфәрен оештыра» - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда катнашучылар ике яклы товар әйләнешен үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Әлегә товар әйләнеше түбән дәрәҗәдә, дип билгеләп үтелде. Перспектив юнәлешләр арасында нефть химиясе, машина төзелеше, вертолетлар төзелеше, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәләре аталды.

Серб Республикасы Президенты Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга әзерлеген белдерде:

«Безнең делегациягә күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең төбәк иң алга киткән төбәкләрнең берсе булуын беләм. Без барлык төрле формадагы хезмәттәшлеккә әзер», - дип ассызыклады Милорад Додик.

news_right_1
news_right_2
news_bot