news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милонов: Электр самокатлары Россия шәһәрләренең үзәк урамнарыннан юкка чыгарга тиеш

Электр самокатлары Россиянең барлык эре шәһәрләренең үзәк урамнарыннан юкка чыгарга тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов белдерде, дип хәбәр итә RT.

«Электр самокатлары туристлар йөри торган урамнарда, кеше күп булган мәйданнарда, транспорт объектлары янында булырга тиеш түгел. Аларның контрольсез хәрәкәт итүе – әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра», - диде парламентарий.

«Мин электр самокатларын Россия урамнарыннан куып чыгару өчен юл йөрү кагыйдәләрен үзгәртү турында Хөкүмәткә тиешле мөрәҗәгать әзерлим», – дип билгеләп үтте Милонов, электр самокатларын нәкъ менә кая куарга ниятләвен тәгаенләмичә

Элегрәк билгеле булганча, Благовещенскида 14 июльдән арендага бирүне һәм шәхси мобильлек чараларын, шул исәптән электр самокатларны куллануны тыйдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot