news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милонов балаларына төрек исемнәрен кушкан россиялеләрне тәнкыйтьләде

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов балаларына төрек сериаллары геройлары исемнәрен кушучы россиялеләрне гаепләде. Билгеле булганча, Мәскәү өлкәсендә Неслихан һәм Бурак исемнәре популяршып киткән. Бу хакта NEWS.ru яза.

Милонов ата-аналарга балага исем сайлауның мөмкин булган нәтиҗәләрен аңлатырга кирәк дип саный. Аның фикеренчә, балага исем бирү хокукы ата-ана кулында булса да, кайбер очракларда исемне теркәгәндә алар белән өстәмә сөйләшергә кирәк.

Парламентарий мисал итеп Бурак, Пиде, Дурум һәм Доня исемнәрен китерде. Ул ата-аналарның төрек сериалларына мәхәббәте исем сайлауга сәбәп булырга тиеш түгел, дип саный. Ул соңыннан балага проблема тудырырга яки әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан тискәре кабул ителергә мөмкин, ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot