Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Milmax Science Kazan фәнне популярлаштыру фестивалендә 25 фәнни белгеч чыгыш ясаячак
Милли китапханәдә фәнне популярлаштыру максатыннан үткәрелә торган Milmax Science Kazan (Милмакс скинс Казан) фестиваленең рәсми ачылыш тантанасы узды. Фестиваль 3нче тапкыр үткәрелә. Анда 25 фәнни белгеч чыгыш ясаячак.
Фестиваль 27-30 апрель көннәрендә үтә. Рәсми партнерлар: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (төп партнер), Казан федераль университеты (КФУ) (төп академик партнер), «СИБУР-Холдинг» АҖ (рәсми партнер), Казан милли тикшеренү технологик университеты (КНИТУ) (оештыручы партнер).
«Milmaxның башында торучы яшьләр урамнан диярлек килделәр. Алар республика дәрәҗәсенә чыгарырга теләгән проект барлыгын әйттеләр. Без: «Әйе, әлбәттә», - дип кабул иттек. Проект булырга тиеш, чөнки алар – белемле, алга киткән укучылар өчен яхшы белемле спикерлар. Бу проект хәзер инде гөрли, ул республика масштабын казанды, аның турында Россиядә дә беләләр. Бу проектта иң зур кыйммәт – ул сез, катнашучылар»,- дип, Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова фестивальне ачып җибәрде.
Фестиваль киң колачлы аудиториягә: балаларга, яшьләргә, өлкән буын вәкилләренә юнәлтелгән. 15 спикер - галим Казанның КФУ, КНИТУ-КХТИ, КДМУ, КДЭУ вузларыннан. Фестивальдә башка шәһәрләрдән чакырылган 10 спикер да чыгыш ясаячак. Алар – танылган галимнәр һәм фәнне популярлаштыручылар.
«Бу фестивальнең бөтен мәгънәсе, тәме шунда – ул ясалма түгел, ә тере интеллектка, абстракт белемгә генә түгел, ә уйланган кешегә «кагылу» мөмкинлеге булуда. Һәм шундый кеше белән сөйләшү, үз фикерләрең белән уртаклашү, сорауларга җаваплар табу - кыйммәтле әйбер. Без мәгълүмәт заманында яшибез, әмма мәгълүмат белемгә тигез түгел»,- дип дәвам итте КНИТУ-КХТИның инвесторлар белән элемтә директоры Любовь Овсиенко.
«Әзерлексез кешегә фән терминнарында яхшы тасвирланган фәнни күренешләрне, ачышларны ничек аңлатырга? Сез балачактан ук үзегезне чолгап алган нәрсәләргә күнеккәнсез, һәм башка карашларны кабул итү бик кыен. Фәнне популярлаштыручының осталыгы кешене шуңа тартудан гыйбарәт. Ләкин тыңлаучы ягыннан да зур эш эшләнелергә тиеш, чөнки сез 30 тапкыр «кара тишек» (чёрная дыра) сүзен ишетеп, аның нәрсә икәнлеген аңласагыз да, бу белем түгел әле, ә ишетү генә. Иң мөһиме: сезнең әлеге ишетү белән генә чикләнмичә алга таба фундаменталь белемнәр артыннан баруыгыз», - диде КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский.
Ул популярлаштыру чараларының сездә фән белән кызыксынуны уяту өчен эшләнелүен билгеләп үтте. «Ә фән - зур хезмәт, ул күп көч, күп вакыт бирүне таләп итә, әмма шул ук вакытта бик күп ләззәт тә китерә», – ди Дмитрий Таюрский.
Фестивальнең белем бирү өлешен математик, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Мәскәү физик-техник институты профессоры Алексей Савватеевның лекциясе башлап җибәрде. Лекция «Математика олимпиадаларыннан иң гаҗәеп һәм ординар булмаган биш бирем» дигән темага багышланган иде. Лекция барышында Алексей Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында бирелгән биремнәрнең чишелеше буенча мисаллар китерде, ә азагында катнашучылар Алексей Савватеевка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Milmax Science Kazanның беренче фестивале 2019 елның апрелендә КНИТУ-КХТИ мәйданчыгында энтузиастлар һәм фәнне яратучылар тарафыннан уйлап табыла һәм оештырыла. Беренче фестивальга Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан 5 танылган галимне чакыралар, студентлар һәм шәһәр халкы өчен КНИТУда аларның чыгышлары оештырыла.
Пандемиядән соң, 2021 елда проект яңадан торгызыла һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә даими фәнни лекторий оештырыла. Анда шулай ук табигый һәм гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләренә караган галимнәр чыгыш ясый. 2022 елда Милли китапханә мәйданчыгында Milmax Science Kazanның 2 нче фестивале үткәрелде, анда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан чакырылган 13 спикер чыгыш ясады, шулай ук Казан вузларыннан 15 спикер.
Фестивальның программасы белән тулырак сылтамага кереп танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз