news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миллионга якын россияле ГТО значоклары алды

Спорт министрлыгы “Хезмәткә һәм оборонога әзер бул” (ГТО) системасын популярлаштырырга тырыша.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Спорт министрлыгы “Хезмәткә һәм оборонога әзер бул” (ГТО) системасын популярлаштырырга тырыша. Миллионга якын россияле нормативлар тапшырып, ГТО значоклары алды, дип хәбәр итә Россия спорт министрлыгы башлыгы Павел Колобков. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

“Миллионланга якын россияле ГТО значоклары алды. ГТОсистемасын популярлаштырырга тырышабыз, 2018 елда нормативлар гына түгел, ярышлар үткәрергә планлаштырабыз”, дип хәбәр иткән пәнҗешәмбе көнне матбугат конференциясендә министр.


“Россиядә 47 миллионлап кеше спорт белән шөгыльләнә", -дип җиткергән Колобков. " Әлеге тенденция белән спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын 2020 елга 40 процентка җиткерергә ниятлибез”, дигән ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100