news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миллион сумнан артык алимент бурычы булган хатын-кызны җаваплылыкка тартканнар

Суд карары нигезендә, Татарстанның Әгерҗе районында яшәүче ана балигъ булмаган баласын тәрбияләүчегә алимент түләп торырга тиеш булган. Әмма агымдагы елның июнь аеннан августка кадәр хатын-кыз алимент түләүдән качып йөргән. Аны моңа кадәр дә шуның өчен административ җаваплылыкка тарткан булганнар.

Алимент түләмәгән өчен хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Аның балага булган гомуми бурычы 1,4 миллион сумнан артык җыелган. Ана үз гаебен тулысынча таныган. Суд хатын-кызны ярты елга төзәтү эшләренә җибәргән. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул турыда хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100