news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миллион мөселманга туры килгән мәчетләр буенча татарлар Россиядә беренче урында - тикшерү

Миллион мөселманга туры килгән мәчетләр буенча татарлар Россиядә беренче урында - тикшерү
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Казахстанның Алматы шәһәрендә яшәүче Илдар Шарифкул төрле төбәкләрдә һәм илләрдә 1 миллион мөселманга туры килгән мәчетләр санын исәпләп чыгарган. Бу исемлектә Татарстан беренче урында тора.

Россия төбәкләре буенча,1 миллион мөселманга туры килгән мәчетләр саны::

1.Татарстан – 750,

2.Чечня – 630,

3.Дагыстан – 567,

4.Ингушетия – 400,

5.Башкортстан – 270.

Автор нигез итеп, чагыштыру өчен, Төркияне алган, анда 1 миллион мөселманга 1000 мәчет туры килә. Татарстанда хәзер 1582 мәчет бар.

Үзәк Азия илләре буенча, 1 миллион мөселманга туры килгән мәчетләр саны:

1.Кыргызстан – 380,

2.Таҗикстан – 300,

3.Казахстан – 227,

4-5. Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан – 66.

Илдар Шәрифкул бу мәгълүматларны үзенең аккаунтында халыкка җиткергәч, аннан «моның нәтиҗәсе нинди?» дип сораганнар. Ул «Бездә үзбилгеләнү кризисы, ресурсларны дөрес бүлмәү» дип җаваплаган. «Бездә» дигән җавапны Казахстанда дип аңларга кирәк.

Саннарны ул Диния нәзарәтләре сайты кебек ачык рәсми чыганаклардан алган. Ул, саннарда төгәлсезлекләр ачыкланган очракта, үзенең тикшеренүләренә үзгәрешләр кертергә әзер булуын әйтте, әмма әлегә аның телеграм-каналына да, аккаунтларына да ниндидер ялгышлыклар китүе хакында язмаганнар.

«Монда әле һәр илнең зурлыгын һәм мәчетләрнең мәйданын исәпкә алырга кирәк, әмма бу катлаулы исәпләүләр, моның методикасын уйларга кирәк», – диде Илдар Шәрифкул «Татар-информ» журналистына.

Илдар Шәрифкул «Татар-информ» журналистына үзенең татар милләтеннән булуын әйтте, әтисе тумышы белән Ташкенттан, бабалары – Түбән Новгородтан. Ул үзе дин белгече булырга укыган, 5 еллык педагогик стажы бар. Хәзерге вакытта үзмәшгуль, визалар белән шөгыльләнә.

Илдар Шәрифкул Болгардагы Ак мәчет фонында

Фото: © Илдар Шәрифкулның шәхси аккаунтыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100