news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар»ның татарча сөйләшү клубы яңа очрашуга чакыра

«Миллиард.Татар» яңа очрашуга чакыра. Ул киләсе сишәмбе, 10 февральдә, булачак, дип хәбәр итә «Миллиард.Татар».

Беренче очрашуда катнашучылар татар телен мөстәкыйль өйрәнгән полиглот профессор Алексей Арзамазов җитәкчелегендә татар теленең әйтелеш нигезләрен һәм төп кагыйдәләрен өйрәнделәр. Чараның мөһим моменты булып, татар телен өйрәнә башлаучылар өчен катлаулы авазларның дөрес әйтелешен күрсәттеләр.

Сөйләшүләр клубы чаралары Казанда февраль дәвамында офлайн-форматта узачак. Очрашуларда катнашучыларга татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә үзләштерергә һәм гади темаларга аралашырга ярдәм итәчәкләр.

Очрашулар 18 сәгатьтә башлана. Айның соңгы атнасында берьюлы ике очрашу булачак. Дәресләр 10, 18, 20 һәм 24 февральдә «Татмедиа» АҖ бинасында (Декабристлар ур., 2 йорт) узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot