news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» уздырган тавыш бирү нәтиҗәсендә «Туган тел» 2025 ел сүзе дип танылды

«Миллиард.Татар» уздырган тавыш бирү нәтиҗәсендә «Туган тел» 2025 ел сүзе дип танылды
Фото: «Миллиард.Татар»

«Туган тел» сүзтезмәсе «Миллиард.Татар» редакциясе үткәргән иҗтимагый тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2025 ел сүзе дип танылды.

Ел сүзе өчен тавыш бирү 2026 елның 2 гыйнварында басманың телеграм-каналында башлап җибәрелде һәм өч көн дәвам итте. Анда 1,2 меңнән артык кеше катнашты. Сораштыру нәтиҗәләре буенча «Туган тел» сүзтезмәсе 469 тавыш җыйды һәм беренче урын яулады. Икенче урында – «Бала» (205 тавыш), өченче урында – «Татар мәктәбе» (99) һәм «Ифтар» (90) сүзләре. Лидерлар арасына шулай ук «Камал театры» да керде.

Ел сүзен сайлау 2025 елда Татарстан медиакиңлеген анализлауны йомгаклау булды. Редакция төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында еш телгә алынган татар сүзләре һәм сүзтезмәләрен сайлап алды. Исемлеккә бала, хезмәт хакы, туган тел, Камал театры, лекторий, Каюм Насыйри, ифтар, Идегәй, татар мәктәбе, ислам дөньясы кебек сүзләр һәм сүзтезмәләр керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot